Сау бул, мәктәп! Исәнме, олы тормыш!
Укучыларның йокыларын качырган, укытучыларның, әти-әниләрнең тынычлыгын алган Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Быел районыбызның 155 укучысы 11 сыйныфны тәмамлап, кулларына өлгергәнлек аттестаты алды. Узган атнада аграр көллиятнең актлар залында узган тантанага чыгарылыш сыйныф укучылары, районыбыз җитәкчеләре, әти-әниләр җыелды.
Бәйрәм тантанасы Лесхоз бистәсе имам-хатыйбы Әхмәд хәзрәт Сафинның изге Коръән аятьләре һәм яшьләргә юлланган хәер-фатихасы белән башланып китте.
“Һәр эшегезне бисмилла дип, Аллаһ исеме белән башлагыз. Кая гына урнашып, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, һәрвакытта да кеше булып калыгыз. Аллаһы Тәгалә сезне бервакытта да ярдәменнән ташламасын. Ак юллар, ак бәхетләр, ак күкләр насыйп итсен”, – диде хәзрәт.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, аларга иң изге теләкләрен җиткерде.
«Бүген сезнең гомер буе күңел түрендә кала торган көнегез. Тормышыгыздагы бөтен көн дә истәлекле булсын. Кеше гомеренең бер генә мизгеле дә кире кабатланмый. Узган вакытны берничек кайтарып булмый. Үзегезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә сез бүген шушы көнгә килеп җиттегез. Тормышта барысы да үзегездән тора. Кемдер белем алуын алга таба да дәвам итәр. Кемнәрдер хезмәткә керешер. Сез инде 14 яшьтән эшкә урнашып, беренче күнекмәләрегезне алдыгыз. Эшнең нәрсә икәнлеген аңладыгыз. Кеше өчен иң мөһиме – һөнәрле булу. Сез дә күңелегез теләгән һөнәрне үзләштереп, матур итеп эшләргә урнашып, гаиләләр булдырып, балалар үстереп, үз киләчәгегезне төзерсез. Минем сезгә ныклы белем биргән укытучыларга, тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәтемне белдерәсем килә. Тормышыгызның башы бик матур башланса, киләчәктә дә шулай дәвам итсен», – диде үзенең тәбрикләү чыгышында Рәис Миңнеханов.
Районыбыз быел да үзенең сәләтле чыгарылыш сыйныф укучылары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Бердәм Дәүләт имтиханнарында районыбыздан биш укучы иң югары нәтиҗәгә – 100 балл җыюга ирешкән. Саба урта мәктәбеннән Милена Шәймарданованың рус теленнән, Югары Симет урта мәктәбеннән Мәдинә Талипова – химиядән, “ОНИКС” белем бирү үзәгеннән Рушан Фәтхриев, Руслан Садиков, Адель Сафинның математикадан имтихан эшләре 100 баллга бәяләнгән.
“Башлангыч сыйныфлардан ук математикадан олимпиадаларда катнаша башладым. Шуңа әлеге фән миңа җиңелдән бирелгәндер. Укытучым Салават Габрахмановка бик зур рәхмәт, ул мине бик нык әзерләде. Мин укытучымның аңлатуларына бик тиз төшенә идем. Рус теленнән – 91, информатикадан 98 балл булды. Казан дәүләт университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтында (КФУ ИТИС) программист белгечлеге алырга уйлыйм. Имтиханнарга үземә тулы ышаныч белән керсәм дә, бераз дулкынлану булды. Варианттагы биремнәрне күргәч, курку хисе шунда ук югалды. 100 балл җыярмын дигән ышанычым бар иде”, – ди Рушан Фәтхриев.
Мәдинә Талипова имтиханда бары тик үз көчеңә генә ышанырга, каушамаска кирәклеген киңәш итә.
“Каушау сәбәпле белгәннәреңне дә онытырга мөмкинсең. Мин БДИ биремнәрен көн саен эшли торган вариант, ягъни пробный дип кенә күз алдыма китерергә тырыштым. Рус теленнән дә эшем бер генә хатам булып 97, математикадан 86 баллга бәяләнгән. БДИга әзерлекне ничек иртәрәк башласаң шулай яхшырак. КНИТУ-КАИга укырга керергә телим”, – ди Мәдинә.
Аннары 11 ел дәвамында гел «5» ле билгеләренә генә укып I дәрәҗәдәге медальгә лаек булган 19, II дәрәҗәдәге медальгә ия 17 укучы сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнде. Алтын медальгә лаек булучыларның 4се – “Оникс” мәгариф үзәгеннән, шулай ук Шәмәрдән лицее, Саба гимназиясе, Саба урта мәктәбе – 3, Олы Шыңар, Килдебәк, Эзмә мәктәпләре 2 шәр медалистлары белән горурлана алалар. Спорт өлкәсендә, иҗади, интеллектуаль республикакүләм бәйгеләрдә зур уңышларга ирешкән укучылар район башлыгының Котлу хатына ия булдылар. Чыгарылыш сыйныфларның әти-әниләре исеменнән Тимершык авылыннан Айдар Хаҗиев чыгыш ясап, укучыларга белем-тәрбия алуда, спортта, мәдәният-сәнгать өлкәсендә мөмкинлекләр тудырган җитәкчеләргә, укытучыларга, барлык мәгариф хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдерде. Укучыларга алган белемнәре белән генә тукталып калмыйча, алга таба югары үрләр яулап, үзебезнең районыбызга, җирлекләребезгә кирәкле кадрлар булып әйләнеп кайтуларын теләде. Олы тормыш юлы чатында торган укучыларга Югары Симет авылыннан Илгизәр Әхмәдуллин матур җырын бүләк итте.
“Нәкъ бер ай элек «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә сезгә имтиханнарда уңышлар теләгән идек. Барыгыз да сынауларны матур гына үттегез. 100 балл җыючыларыбыз да, 80-90 баллдан югарырак нәтиҗәләргә ирешкән укучыларыбыз да күп. Унбер ел дәвамында мәктәп, район тормышында актив катнашып, төрле нәтиҗәләргә ирештегез. Өстәмә белем белән шөгыльләнеп үзегезнең сәләтләрегезне ачтыгыз. Болар шулай ук алдагы көннәрегездә ярдәмче булыр. Бүгеннән тормыш юлыгызның яңа этабы башлана. Бу этап алдагысыннан кызыклырак һәм җиңелрәк булсын!”, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров мәгариф, җәмәгать тормышында, иҗади бәйгеләрдә актив катнашкан укучыларны тәбрикләп.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының бар яктан талантлы, сәләтле, иҗади булуларын истә тотып, район күләмендә “Сау бул, мәктәп” дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Тантана әлеге бәйге җиңүчеләренең берсеннән-берсе матур чыгышлары белән үрелеп барылды. Бәйрәмдә чын мәгънәсендә яшьлек, матурлык, күтәренке кәеф тантана итте. Мөстәкыйль тормыш юлына әзерләнгән егет-кызларның алдагы тормышларында да бүгенге бәйрәм рухы озата барып, хыял-омтылышлары чынга ашса иде!
Тулырак фоторепортажда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев