Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясенең (ТР ФНТ КЧ) команда чемпионаты тәмамланды
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясенең (ТР ФНТ КЧ) команда чемпионаты тәмамланды

САБА АРЕНА спорт мәктәбендә 2025 елгы сезонның ир-атлар 1 лигасында һәм хатын-кызлар лигасында Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясенең (ТР ФНТ КЧ) команда чемпионаты тәмамланды.

11 ай дәвамында ир-атлар лигасында 16 команда һәм хатын-кызлар лигасында 15 команда җиңү өчен көрәште. Хатын-кызлар арасында 4 тур нәтиҗәләре буенча (56 балл) алтын медальләрне Казаночка-2 Казан теннисчылары яулады, көмеш медальләр өч җиңелү белән (52 очко) "Саба- Арена" теннисчыларына Байлар Сабасыннан (Динара Исмәгыйлова, Камилла Шигапова, Зилә Хәбибрахманова, Риана Вәлиуллина) , бакыр медальләр Саба районы "Саба Арена-Ирбис" теннисчыларына да бирелде (Екатерина Ищенко, Камилә Әхмәтова, Иделия Сафина, Алиана Әхмәтҗанова) алар да 52 очко җыйдылар, ләкин шәхси очрашу нәтиҗәләре буенча 2 урынга оттырдылар.
Ир-атлар 1 лигасында Соңгы турга кадәр кем җиңәчәге билгеле түгел иде. Соңгы турда "Саба-Арена"  теннисчылары (Хәйем Исмаилов, Павел Галанов, Камил Вилданов, Инсаф Гапдерахманов, Газиз Дәүләев) Казанның "TS Юниор" командасын 3:0 исәбе белән җиңделәр һәм "Молодость-КНИТУ" командасын узып киттеләр. Педьесталының өченче баскычына TS Юниор Казан спортчылары күтәрелде.
Шулай ук чемпионат кысаларында ТР авыл җирлекләре арасында урыннар уйналды:
Ирләр арасында:
1- “Лаеш” (Лаеш районы)
2- "Бөгелмә" (Бөгелмә районы)
3- "Саба-Арена-2" (Саба районы)
Хатын-кызлар арасында:
1-"Юность"  (Алабуга районы)
2-"Гимназия"  (Саба районы)
3-"Искра"  (Саба районы)
2025 елгы сезон 28 декабрьдә ир-атлар арасында 2 нче лигада финал туры белән тәмамланачак.
Әлегә 1нче лига җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз!


Нет комментариев