Тургайлылар «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә кушылды
Район яңалыклары

Тургайлылар «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә кушылды

«Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приюты коллективы «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә кушылды.

  Иске Икшермәдә урнашкан «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приюты коллективы, тәрбияләнүчеләр белән бергә, СВО хәрбиләренә ярдәм итү максатыннан  - «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә кушылды. 

  Тәрбияләнүчеләр солдатларга, күңел җылысы салып, чәк-чәк әзерләделәр. Татлы күчтәнәч янына балалар үзләренең ясаган рәсемнәрен, ихлас теләкләр язылган хатларын да салдылар.


Нет комментариев