Узган җомгада хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Чарада Югары Утар интернат-йортына тәрбиячеләр, «ТатмитАгро»га инженерлар һәм операторлар, шулай ук социаль хезмәткәрләр кирәклеге әйтелде. Эш эзләүчеләргә хезмәт хакы 50-130 мең сумга кадәр тәкъдим ителде.
Узган җомгада хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үз офисында вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Әлеге чара ике айга яки кварталга бер тапкыр оештырыла. Максаты – вакансияләр турында мәгълүмат алу мөмкинлеген арттыру. Шуны күздә тотып, оешма-учреждение җитәкчеләре белән очрашулар оештырыла. Үзәк җитәкчесе Илнур Хәбибуллин үзенең чыгышында әйткәнчә, эшсез статусы алып, вакытлыча учетта торучылар билгеле сроктан соң хезмәткә урнашырга тиеш.
“Алай гына да түгел, ягъни вакантлы урыннар турында мәгълүмат сезгә генә кагыла дип әйтмим. Бәлки туганнарыгыз, дусларыгыз, өйдәгеләрегез арасында әле эшсез кешеләр бардыр. Бүген биредә ишеткәннәрне аларга да җиткерә аласыз. Хәзерге көндә махсус хәрби операциядән кайткан 26 егетебез бар. Аларны сәламәтлекләренә карата ничек эш белән тәэмин итә алабыз, шул хакта уйлыйбыз. Моннан тыш социаль контракт программасы нигезендә үзмәшгульлекне ачу өчен каралган акча моңарчы 145 мең сум булса, май аеннан ул сумманың 250 меңгә күтәрелүен дә әйтеп китәм. Инде өч кандидатыбыз бар, бизнес-планнары әзер. Эксперт советында каралу белән эшләрен ачып җибәрә алачаклар”,– диде ул кереш сүзендә.
Беренче булып психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Югары Утар балалар интернат-йорты җитәкчесе Марсель Хуҗин вакансияләр белән таныштырды. Коллективта 90лап кеше эшли. Хәзерге көндә учреждениегә югары яки махсус урта белемле тәрбиячеләр кирәк. Алар көнаралаш эшли, уртача хезмәт хакы 70 меңнән дә ким түгел. Биредә массаж ясаучы шәфкать туташына 72-73 мең сум түлиләр. Учреждениедә социаль эш буенча белгеч, тернәкләндерү инструкторы штатлары да булачак. Педиатр килсә, ул бер ставкада эшләп 130 меңгә кадәр хезмәт хакы алачак.
Алга таба “ТатмитАгро” җәмгыятенең персонал буенча белгече Камила Нигъмәтҗанова сөйләгәнчә, оешмага төрле өлкәләр өчен хезмәткәрләр, мәсәлән, программа куркынычсызлыгы буенча белгеч, инженер-механик, транспорт цехы өчен участок җитәкчесе, дуңгызчылык комплексларына операторлар, дезинфекторлар, сантехника слесарлары, электромонтерлар, электр белән эретеп ябыштыручылар кирәк. Зоотехник, ветеринария табибы белгечлеге булганнарны да алалар, дипломсызларны һөнәргә укыталар. Башка җирдән килеп эшләүчеләргә ара ераклыгына карап ягулык өчен түлиләр. Бер тапкыр бушлай ашату да каралган.
Шәхси машинада бензин ягып йөрү бәясен “Айрус” ЧОП җәмгыятендә дә компенсациялиләр.
“Безнең офис Кукмарада урнашкан, Сабада район үзәк хастаханәсен, җәй көне Икшермә кадет мәктәбен саклыйбыз. Күтәрәсе-төшерәсе түгел, әмма җаваплы. Бер тәүлек эшләп ике көн ял итәсе, бары каравылчы таныклыгы сорала, аны 40 сәгатьлек курслар үтеп алырга була”,–диде директор Руслан Габдерахманов.
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә дә әби-бабайларны караучы хезмәткәрләр кирәк. Эш хакы 50 меңнән башлап. Түләүне исәпләүдә үзгәрешләр дә көтелә. Әлегә кадәр социаль хезмәткәрләргә ставка белән түләнсә, 1 июльдән эш сәгатенә карап исәпләнәчәк. Әмма яңалык хезмәт хакы суммасына тискәре йогынты ясамаячак. Бу хакта мәгълүматны эш эзләүчеләргә үзәкнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Миләүшә Закирова җиткерде.
Вакансияләр ярминкәсе – ул хезмәт урыны эзләү генә түгел, теләгәннәргә һөнәрне алыштыру, үз көчеңә ышаныч булдыру, яңа тормыш башлау мөмкинлеге дә. Хәзерге вакытта үзәкнең интернеттагы мәгълүмат базасында 40ка якын эш тәкъдим ителә.
Фәнил Мәүлетов


Нет комментариев