Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Үз бәхетем - үз кулымда" - ди Илдария Гомәрова

Һәркем үз бәхетен үзе тудыра. Чөнки әлеге төшенчәне һәр кеше үзенчә аңлый. Тенеки авылында яшәүче Илдария Гомәрова өчен иң зур бәхет – сау-сәламәт балаларының тәгәрәшеп үсүендә.

undefined

«Мин бик тә бәхетле, бай кеше. Ирем Ринат белән җиде бала үсте­рә­без. Аллаһ бүләкләре бит алар, моннан да олы байлык була ала мени? Баланы дөньяга китереп, күкрәгеңә алып салган минутларда бәхетең тагын да арта», - ди Илдария. Гаиләдәге иң зур бала – Рафаэльләре Юлбат төп мәктәбендә 9 сыйныфта, Радмирлары – 5нче, Райлә –2нче, Ралия – 1нче сыйныфта укый. 4 яшьлек Рияз Юлбатның «Ромашка» балалар бакчасына йөри. Яшьтә биш айлык Ранель белән 1 айлык Рамина әниләре белән өйдә торалар. Бәләкәчләре 2 февральдә аваз салып, Гомәровларның бәхетен тагын да түгәрәкләгән. Өйнең яме – бала белән дигән гыйбарәнең хаклыгына Гомәровлар гаиләсендә тагын бер кат инанасың, Балалы өйдә үзгә бер җылылык, нур, самимилек яши. «Үзем дә биш балалы ишле гаиләдә туып үстем. Кечкенәдән бер-беребезгә ярдәмләшә идек. Мин дә башта сабыйларымны бер-берсенә иптәш булсынга алып кайттым. Ике малайдан соң кызым туды. Аңа да иптәш кирәк дип уйладым. Дүртәү булгач, бишенчесе сыя бит инде, дидем. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә җидене бирде. Элек нинди авыр чорларда да өй тутырып балалар үстергәннәр. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, ярдәмен биреп тора. Аллаһы Тәгалә ташламый», – ди Илдария.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X