Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«ДУЛКЫННАР-2012»

Республикабызның талантлы яшьләрен барлау, үстерү һәм, әлбәттә, татар халкының милли мирасын саклау максатыннан үткәрелүче "Дулкыннар" конкурсы быел сәләтле балаларны үз канаты астына 7нче тапкыр җыйды.

Быел ул татар халкының бөек композиторы Мансур Мозаффаровның 110 еллыгына багышлап уздырылды. Казанның "Ак барс" яшьләр үзәге бинасында үткән финал этабында республикабызның 22 районыннан 300 ләп, шул исәптән безнең район укучылары да катнашты. Финалда җиңүчеләр конкурсның гала-концертына чакырып тәбрикләнделәр. Вокал буенча Юлбат урта мәктәбе укучысы Райнур Мансуров "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә (кечкенәләр төркемендә) җиңү яуласа, Олы Арташ төп мәктәбе укучысы Ләйлә Закирова кечкенәләр төркемендә 3 дәрәҗә призлы урын алды (җитәкчеләре Ф.Әүбакиров). Нәфис сүз номинациясендә кечкенәләр төркемендә Саба гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Ләйсән Мусина (җитәкчесе Ю.Гыйниятуллин) һәм студентлар арасында Альбина Гүзәлова 3 дәрәҗә призлы урыннар яуладылар. Ә Тимершык урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәннур Фатыйхов "Нәфис сүз" номинациясендә абсолют җиңүче дип табылды һәм конкурсның Гран-приына лаек булды (җитәкчесе З.Нуруллина). Мансур Мозаффаровның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдыручы рәсемнәр конкурсы җиңүчесе буларак Завод-Нырты урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Булат Шәймиев та тәбрикләнде (җитәкчесе А.Шәймиева).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: dulkyinnar