Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы олы юлга чыкмаска киңәш итә

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә 1 февральдә олы юлга чыкмаска киңәш итә.


Республикага буран якынлаша. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 1 февральдә, буран һәм көчле җил булачак. Көчәйгән вакытта җилнең секундына 20 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак.

Шуңа да Татарстан коткаручылары артык мөһим булмаганда машина белән трассага чыкмаска киңәш итә. Бүген көндезге һава температурасы +2 градус булачак. Атна дәвамында шундый җылы һава торышы саклана, дип фаразлый синоптиклар.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X