Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле мәгариф ветераннары, укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр!

Сезне ихлас күңелдән Укытучылар көне белән тәбриклибез. Укытучы һөнәре - җир йөзендәге иң игелекле, зур хөрмәткә лаек хезмәт.

Бүген сезнең укучыларыгыз нинди генә һөнәр ияләре булмасын - алар Сезнең ярдәмегез белән бүген үз хезмәтләрен башкаралар һәм һәрвакыт Сезне - укытучыларны хөрмәт һәм ихтирам белән искә алалар.

Хөрмәтле педагоглар! Балаларыбыз, оныкларыбыз, киләчәк буыныбыз аңлы, белемле, мәрхәмәтле, итагатьле булсыннар өчен куйган нәтиҗәле, игелекле хезмәтегез өчен барыгызда да олы рәхмәт белдерәбез. Шушы якты бәйрәм уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшегездә зур уңышлар телибез. Киләчәк көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәгез. Күңелегез һәрвакыт тыныч, хезмәт көннәрегез уңышлы булсын.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X