Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабада һава торышы сизелерлек үзгәрә

16 һәм 17 февраль көннәрендә Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрергә тора. Синоптиклар шул хакта кисәтә. Республикада алдагы ике көндә кар, юеш кар, бозлы һәм пыскак яңгыр явачак.

Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Юлларда бозлавык саклана. 16 февральдә урыны белән томан төшә.
Бүген, 16 февраль кичендә һәм 17се тәүлек буе көньяктан көчле җил исәчәк. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, төнлә һәм иртән 20-25 метрга кадәр җитәр дип фаразланыла.

Һава температурасы да кинәт үзгәрә - вакытлыча 0-3 градуска кадәр җылыта. Юлларда сак булыгыз - көчле бозлавык хасил булачак.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X