Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәламәт туклануга юнәлеш

15 март ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Базар мөнәсәбәтләре шартларында моңа ихтыяҗ аеруча зур.

Быел Кулланучылар хокукын яклау көне "Менюда антибиотиклар булмаска тиеш" дигән девиз белән үтә. Әлеге девизның асылын тулырак ачып бирү максатында Роспотребнадзорнын Саба районындагы баш белгече Ф.Шәйдуллина белән сөйләштек.

-Фидания Габделхәбировна, ни өчен антибиотиклар темасы шулай мөһим проблемага әйләнде?

-Хәзер алар йогышлы авыруларны дәвалауда киң кулланыла. Елдан-ел микробларның антибиотикларга каршы торучанлыгы арта, нәтиҗәдә йогышлы авыруларны дәвала­ганда аларның файдасы йә аз була, йә бөтенләй булмый. Җитмәсә антибиотиклар аллергия дә китереп чыгара. Шуңа күрә аларны куллануга бик җитди карарга кирәк. Ә тагын да аянычы шул: ашаган ризыкларыбыз антибиотик белән тулы. Иттә дә, сөттә дә дигәндәй.

-Иткә, сөткә каян килә соң алар?

-Антибиотиклар терлекләрне дәвала­ган­да да бик күп кулланыла. Өстәвенә житештерүчеләр терлекне, кош-кортны тизрәк үстерү максатында аларны мал азыгына да кушалар. Кошның итендә генә түгел, йомыркаларында да була антибиотик. Сөт продуктларына озак саклансын өчен кушыла.

-Балык белән яшелчә һәм җиләк-җимеш кенә ашарга кала инде алайса?

- Юк шул. Балыкны ясалма сулыкларда үрчеткәндә антибиотиксыз эшләмиләр. Ә җиләк-җимеш һәм яшелчәне озак саклансын өчен эшкәртәләр. Юкка гына уенчыкка охшаган мандарин һәм алмалар айлар буена төс-кыяфәтен дә үзгәртмичә ятмый кибет киштәләрендә. Шуңа күрә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эшләр шулай дәвам итсә, антибиотиклар чоры бетәчәк дип кисәтә. Ягъни аларның йогышлы чирләрне дәвалауда нәтиҗәсе калмаячак.

-Ничек сакланырга ул антибиотик­лы ашамлыклардан?

-Саклану срогына игътибар итәргә. Әйтик, 6 айга кадәр яраклы сөт янәшәсендә саклану срогы 2-3 көн булганы да бар. Алма-мандариннарның уенчыкка оша­ганын түгел, гадирәк кыя­фәтлесен алырга кирәк.

-Кулланучылар үз хокукларын беләме?

-Начар белә яки белеп тә кул селти. Саба районы буенча кулланучы хокуклары бозылу турында ел буена 3 язмача мөрәҗәгать кенә керүе шул хакта сөйли. Шуларның икесе кибетләрдән сыйфатсыз азык-төлек продуктлары сатуга, берсе сәнәгать товарына кагылышлы иде. 2015 елда Роспотребнадзорнын Саба районы бүлеге кулланучылар хокукын яклау буенча 3 планлы, 5 планнан тыш тикшерү үткәрде. Кулланучылар хокукын яклап судка 3 дәгъва гаризасы бирелде. Конкрет кулланучы хокукын яклап бирелгән гариза нигезендә сатып алучыга 16 мең сум акча кире кайтарылды. Закон таләпләрен үтәмәгән 38 физик зат, 5 шәхси эшмәкәр административ жавап­лылыкка тартылды.

Районда кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан үткәрелә торган чаралар кешеләрнең сә­ламәт туклануга хокукларын яклауга юнәлтеләчәк, - ди Фидания Шәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев