21 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Җәнлекләрне кышын саныйлар
Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 15 гыйнвардан республикада кыргый җәнлекләрне кышкы исәпкә алу башланды. Бу ел саен 17 төр аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә торган чара.
-
22 гыйнварга һава торышы
22 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә һәм көндез кар явачак. Иртән һәм көндез кайбер районнарда буран. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 16 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -9..-14˚, аязганда -15..-20˚, көндез -5..-10˚ градус. Юлларда бозлавык, кар көртләре.
-
Шәймиев: «Адымнар» комплексы – киләчәк мәктәбе моделен булдыру юлындагы маяклар ул
Яшьләргә белем һәм тәрбия бирү – ата-аналар, өлкән буын, җәмгыять һәм дәүләтнең уртак бурычы, дип искәртте Татарстанның беренче Президенты.
-
Миңнеханов: Татарстан Стратегия буенча социаль өлкәгә бер елда 1000 млрд сум күчерде
ТР Хөкүмәте йортында «Татарстан Республикасы агломерацияләренең социаль-икътисади үсеш проблемалары һәм перспективалары» дигән стратегик сессия башланды.
-
Халык күзе күп күрә
Апрель аенда дәүләт хезмәтләре порталында “Халык контроле” проекты эшли башлаганга 10 ел була. Махсус мәгълүмати система ярдәмендә биредә теләге булган һәркем үзе яшәгән урында хәл ителмәгән мәсьәләгә кагылышлы соравын калдыра ала.
-
Юлбат авыл китапханәсендә "Энҗе калфак - бик килешә йөземә" дип исемләнгән әңгәмә-мастер класс үткәрелде
Халык иҗаты һәм мәдәни мирас елы кысаларында, Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Энҗе калфак - бик килешә йөземә" дип исемләнгән әңгәмә-мастер класс үткәрелде. "Ак калфак" оешмасына йөрүче Гөлниса апа Төхвәтуллина калфак тегү серләрен өйрәтеп, мастер класс үткәрде.
-
Ковид белән вәзгыять ничек?
Район үзәк хастаханәсеннән 20 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда 2022 ел башыннан Covid-19 йоктыручылар саны -116, ягъни бер атна эчендә авыручылар саны 82 кешегә арткан.
-
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында эрготерапия дәресләре
19 гыйнвар көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында дәвалану, физик культурасы инструкторы Хәсбиева Г.Р. интернатта аз хәрәкәтләнүчеләр белән эрготерапия дәресе үткәрде. Дәресләр кулларның вак моторикасын, аралашу һәм кәефне яхшыртырга ярдәм итә.
-
“Җырлыйк әле” шоу-проекты нигезләмәсе
Район башлыгы оешма-предприятие, учреждение һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында үткәреләчәк “Җырлыйк әле” шоу-проекты нигезләмәсен раслады. Отчет-иҗат концертының төп бурычлары: халык җырларын популярлаштыру, яшь талантларны ачыклау, һәвәскәр артистларның репертуарын киңәйтү.
-
Балалар өчен коронавируска каршы вакцина гыйнвар азагында кайтыр дип көтелә
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов «Спутник M» вакцинасына 200 мең күләмендә заказ бирелгәнен әйтте.
-
Ветераннар футбол уйный
Район башлыгы хезмәт коллективлары һәм авыл (шәһәр) җирлекләре ветераннар (40+) командалары арасында мини-футбол буенча район чемпионаты үткәрү нигезләмәсен раслады. Максаты – физик культура һәм спортны пропагандалау һәм популярлаштыру, халыкның ялын оештыру өчен шартлар тудыру. Чемпионат әйләнеш системасы буенча үткәрелә, уеннарга 2022 елның 26 гыйнварына 40 яше тулган ир-атлар кертелә.