24 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Татарстанда 20 фандомат 12 млн пластик шешәне эшкәртүгә озатырга мөмкинлек бирәчәк
600 тоннага якын пластик һәм алюминийдан яңа товар җитештерергә мөмкин, дип саныйлар «РТ-Инвест» компаниясендә.
-
Почтамтка җитәкче кирәк
Районның эре һәм урта предприятиеләре хезмәт коллективларында 2019 ел йомгакларына һәм 2020-2021 елларның план чорына бурычлар билгеләүгә багышланган җыелышларның чираттагысы кичә районара Саба почтамтында булды.
-
«Казаночка» ике матчта җиңеп, Суперлига-1 чемпионатында алтынчы урынга күтәрелде
Тренер Петр Самойленко кул астында шөгыльләнүче спортчылар «Баскет-холл»ның кече залында Вологданың «Чеваката» клубын ике мәртәбә отты.
-
«Социаль эшкуар-2020» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
Конкурс түләүләрне кичектерү мөмкинлеге белән 2 миллионнан 40 миллион сумга кадәрге процентсыз займнар рәвешендәге финанс ярдәме бирелә торган проектларны сайлап алу буенча «Безнең киләчәк» Фондының төп механизмы булып тора.
-
Казанда полицейскийлар бер фатирда өч кешенең мәетенә юлыккан
Хәзерге вакытта аларның ни сәбәпле үлүен тикшерәләр.
-
“Бар андый кандидат, ул –Гатауллин”
Элек югары органнарга депутат итеп хәзерге кебек зур түрәләр генә сайланмаган. Халык хезмәтчеләре булып эшче-крестьян вәкилләре дә торган. 1980-1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, III дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры, токарь Мәгъдәнур абый Гатауллин – моның ачык мисалы.
-
Өлкәннәр – медиклар игътибарында
«Демография» илкүләм проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне махсус автомобильдә медицина учреждениеләренә тикшерүгә йөртү дәвам итә. Узган елда район үзәк һәм Шәмәрдән участок хастаханәләрендә өлкән яшьтәге 961 кешегә медицина тикшерүен уздырганнар. Өлкән яшьтәгеләр үзләренә күрсәтелгән игътибардан бик канәгать булуларын белдерәләр.
-
Казанда IX Мөселман яшьләре форумы башланды
Ул Россиянең төрле почмакларыннан 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган җитмешләп егет һәм кызны җыйды.
-
Рөстәм Нәбиев икенче тапкыр әти булган
Рөстәм һәм Индира Нәбиевлар кабат әти-әни булды. "Сәгать 4:35 дөньяга безнең матур Әминәбез килде", - дип уртаклаша Рөстәм шатлыгы белән.
-
Динемне ник яратам?
Узган якшәмбедә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Нагорный бистәсендә «Иман нуры» мәчете белән берлектә «Ни өчен мин үз динемне яратам?» дип исемләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрде. Республика күләмендә беренче тапкыр уздырылучы әлеге мәртәбәле чарада башкалабыз, Сарман, Питрәч районнары, Чаллы шәһәре балалары – барлыгы 40ка якын кеше катнашты. Конкурсантлар арасында райондашларыбыз – Саба гимназиясе укучылары, кечкенәдән дини тәрбия алып үскән 9 яшьлек Аишә белән 11 яшьлек Камол Камоловлар да чыгыш ясады.
-
Сорауларыгызны әзерли торыгыз
Киләсе атнадан авыл һәм шәһәр җирлекләрендә 2019 елда башкарылган эшләргә хисап тотуга багышланган җыеннар башланып китәчәк. Халык белән беренче очрашу 28 гыйнварда Ике басу Арташ мәдәният йортында була. Шул ук кичтә Олы Кибәче (17.00сәг.), Иске Икшермә (19.00 сәг.) авыл җирлекләрендә җыеннар үткәрелә. Очрашулар барышында узган җыелышларда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәл ителеше тикшерелеп, яңа тәкъдимнәре тыңланачак. Сорауларыгызны әзерли торыгыз.
-
Лесхоз өчен тавыш бирегез
Татарстанда республиканың 100 легендар бренды өчен тавыш бирү башлана. Әлеге проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана.
-
2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» проекты буенча 18 ГТО мәйданчыгы ясалган
Татарстанда спорт инфраструктурасы «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.
-
Татарстан белән Башкортстан хоккей командалары матчында өстенлекне Татарстан яулады
«Ак Барс» Уфаның «Салават Юлаев» командасын буллит бәрү сериясендә өстен чыгып җиңде.
-
Татарстанның ветеринария идарәсе хайваннарны теркәү эше буенча юл картасы эшләячәк
«Илдә хайваннарны исәпкә алу буенча проблема туды», — диде Алмаз Хисаметдинов.