Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Җәнҗалчының иреге чикләнде

Хәзерге вакытта аеруча авыр булып саналмаган җинаять кылучыларга карата, әгәр моңарчы суд тарафыннан хөкем ителмәгән булсалар, ирекләрен чикләү чарасы төп җәза буларак та кулланыла ала.

Күптән түгел район суды утырышында Ике басу Арташ авылында туган 1979 елгы И.Заһидуллинга әнә шундый хөкем карары чыгарылды. Илнар Заһидуллин 2012 елның ноябрендә Байлар Сабасында урнашкан йортларның берсендә шәхси ачудан, белә торып тән җәрәхәте ясау ниятеннән Р.ның кулына урындык белән суга. Нәтиҗәдә Р.ның беләк сөяге сына, сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян килә.

РФ Җинаять кодексының 112нче маддәсе нигезендә гаепләнүче И.Заһидуллин гаебен тулысынча танып, үзенә карата хөкем карарын суд тикшерүеннән башка гына чыгаруны соравын белдерде. Хәзер аңа 1,5 ел дәвамында махсус дәүләт органнары рөхсәтеннән башка яшәү урынын үзгәртмәскә, район территориясеннән чыкмаска, айга ике тапкыр җәза үтәтү инспекциясенә килеп үзен билгеләтеп китәргә туры киләчәк.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X