Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

27 май – Гомумроссия китапханәчеләр көне

Хөрмәтле китапханәчеләр, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап – китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар – сез. Китапханәче хезмәте тыйнак, әмма бик тә күркәм. Ул сездән тирән белемле булуны да, аралаша белү осталыгын да, сабырлык та таләп итә. Хезмәтегез, гасырлар дәвамында тупланган әдәби хәзинәне саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Барлык планнарыгыз, матур фикерләрегез, кызыклы иҗади проектларыгыз тормышка ашсын. Сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, бәхет телибез. Китап, сүз кадерен белүче укучыларыгыз күп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев