Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

ТАССРга – 100 ел

Хөрмәтле райондашлар! Сезне республика өчен истәлекле вакыйга – Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз. Бу датага тирән тарихи мәгънә салынган. 1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты “Татар Автономияле Социалистик Совет Респуб­ликасы турында” Дек­рет кабул ителгәннән соң узган бер гасыр милли үзбилгеләнү хокукының тормышка ашырылуын, уникаль милли, мәдәни, тарихи мирасны туплаган сәхифәләрдән гыйбрәт.

Респуб­лика халкы 100 ел дәвамында Ватаныбыз, төбәк үсеше өчен эшләп, югары нәтиҗәләргә иреште, фидакарь хезмәттә сыналды һәм тату-дустанә яши белү үрнәге күрсәтте. Барыгызга да республика хакына хезмәтегез, эш сөючәнлегегез һәм киләчәккә ышаныч белән каравыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Алга таба да бер-беребезне ихтирам итеп, бер гаилә булып яшик, милли гореф-гадәтләребезне саклыйк һәм арттырыйк, тату тормыш итик.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев