Саба таңнары

Ирне бәхетле итүнең 5 ЫСУЛЫ

1. Ир ул – малай түгел. Ул үз тормышының режиссеры икәнлеген тоярга тиеш. Гадәттә, хатын-кыз гаиләнең дирижеры ролен үти: балалар, ашау-эчү, киенү, түләүләрнең һәммәсен үз өстенә ала. Ә иргә акча табу гына йөкләнә һәм ул гаилә мәшәкатьләреннән читтә кала. Иргә мондый мөнәсәбәт аны ялланган эшче яки үсми калган малай рәвешенә кертеп, бәхетсез итә. Ир дә гаилә тормышында кайнап яшәргә тиеш.

2. Позитив кичерешләрен хуплагыз. Әлбәттә, көн гел күңелле хәлләрдән генә тормый. Һәрбер нәрсәнең, хәтта уңышсызлыкларның да уңай якларын күрергә тырышыгыз. Ирегезгә нәрсә сөенеч китерүе турында сорашыгыз. Кичен ирегезнең көн дәвамында булган уңай кичерешләрен барлауны гадәткә кертегез. Шул рәвешле сезнең психикагыз позитивка игътибар юнәлтеп, моны гадәткә әйләндерәчәк.

3. Мавыгуларын кабул итегез. Күп очракта хатын-кызлар ирләрен хоббиларына «көнли». Нәфис затларга ирләренә аннан башка бер җирдә дә яхшы булмаска тиеш шикелле тоела. Ләкин ирнең мавыгулары булганга куанырга кирәк. Аны илһамландыра торган шөгыле, сез аңлап кабул иткән очракта, тормышыгыз көйләнүгә һәм мөнәсәбәтләр ныклыгына китергәнен дә онытмагыз.

4. Мактагыз, яратуыгызны яшермәгез. Ирләр өчен ихлас хисләр бик мөһим, алар ясалмалылыкны яратмый. Әгәр сезнең җылылыкны, аңлап кабул итүегезне тойса, ирегез үзен бик бәхетле хис итәчәк.

5. Дуслары белән аралашуны тыймагыз. Ирләрнең бәхете башкалар белән аралашып яшәүдә дә. Дуслары белән аралашу, ирләр темасына сөйләшү, уңышлары турында бераз «мактанып» алу аларга канәгатьлек бирә. Дусларыннан һәм фикердәшләреннән башка ирләр үзләрен бик үк бәхетле итеп тоймаячак. Яхшы дуслар белән аралашу, аңлашу, тормыш мәшәкатьләреннән беразга булса да арынып тору ирегезгә һәм сезгә дә файдага булыр.

 

 

 

 

 

Ватаным Татарстан

 

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: