Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Генерал белән “Батырлык дәресе”

Бүген Саба урта мәктәбендә әлеге чара «Сугышчан туганлык» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе, генерал-майор Вениамин Чубаренко, комитет әгъзасы майор Роман Арестов катнашында үтте.

 

Мәктәпләргә 90нчы елларда онытылган “Батырлык дәресләре” кире  кайтты. Максаты белән укучыларда кешенең эчке матурлыгын гәүдәләндергән батырлык, каһарманлык төшенчәләрен күз алдына китерүне, актив тормыш позициясен формалаштыруны, яшь буынны  ил тарихын каралтуга актив каршылык күрсәтергә өйрәтүне   күздә тота. “Батырлык дәресләре” балаларда патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияли.  Узган атнада Саба  урта  мәктәбендә әлеге  чара  «Сугышчан туганлык» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма  комитеты рәисе, генерал-майор Вениамин Чубаренко, комитет әгъзасы майор Роман Арестов катнашында  үтте. Шулай ук  сугышчы-интернационалистлар, “Кайнар нокта”ларда  хезмәт итүчеләр, СВОга  гуманитар   йөк йөртүчеләр, чакырылган  иде. Быел  армиягә  алыначак  егетләрнең укучыларның, юньармиячеләрнең алар белән янәшә булулары ук – үзе  тәрбия. Батырлар һавада   йөрмиләр, үзебезнең  арада икәннәр, дигән уйның күңелгә тирән  уелуы өчен  кирәк  ул очрашулар, аралашулар. Дөньяда барлык батырлыклар да үз-үзеңне җиңүдән башлана. Иң мөһиме – куркып калмаска һәм дуслыкны югары бәяләргә.  Генерал да үзенең  чыгышында “Батырлык дәресе”ндә катнашучыларны ир-егетләргә  хас шушы сыйфатны булдырырга, туган илне  яратырга чакырды.

“Ватан  ул – сез,  яшәгән йортыгыз, мәктәп ишегалды,  сезнең  укытучылар һәм без барыбыз да. Бирегә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына  багышланган чарага да патриотлык хисе белән изге миссия үтәргә  –  хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның батырлыгын билгеләп үтәргә  килдек.  Зур  сынаулар  кичергән илебезгә кабат  куркыныч  килде. Бүген безгә  каршы  58 ил  сугыша. Күз  алдына  китерүе дә кыен. Шундый шартларда да составында бурятлар, якутлар, татарлар  булган  Россия  хәрбиләре Ватан  алдындагы  бурычын лаеклы үти.  Җиңүгә ышаныч шулай туа, без җиңәчәкбез дип икеләнми әйтергә була”,– диде  Вениамин Чубаренко һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга  "Сугышчан туганлык "ветераннар оешмасы алдындагы казанышлары өчен" һәм “Ветеран боевых действий” медальләре тапшырды.

Әлеге  бүләкләр  инвалидларга, һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына социаль яклау һәм ярдәм күрсәтү буенча актив эшчәнлек, ветераннар хәрәкәтен үстерүгә, дуслыгын, үзара ярдәмләшүен ныгытуга зур өлеш керткән, яшьләрне патриотик тәрбияләү эшендә актив катнашкан өчен бирелә.

Тулырак”Саба таңнары” газетасында  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев