Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага эш визиты белән икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде

Ул район башлыгы Рәис Миңнеханов озатуында “ПМК” җәмгыятендә (Чулпыч сөт комплексы), Миңгәрдәге үсемлек мае сыгу заводында (Миңгәр-Агро), Саба сөт комбинатында, “Саба” индустриаль паркында булып, җитәкчеләр белән әңгәмә корды. Көннең икенче яртысында министр “Сабантуй” комплексында эшмәкәрләр белән, район оешмалары-учреждениеләре катнашында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрде. Кече һәм урта бизнес вәкилләренең сорауларына җавап бирде.

“Саба районы хәзерге вакытта динамик үсештә. Авыл хуҗалыгына яңа технологияләр кертелә. Амбициоз планнар тормышка ашырыла. “Саба” индустриаль паркын да карадык. Биредә инде резидентлар үз эшчәнлеген актив җәелдерә, яңа производстволар эшкә җигелә. Авыл хуҗалыгы районы булсынмы, Казан, Чаллы кебек эре шәһәрләрме, барысы да республика үсешенә үз өлешен кертә. Саба районының өлеше зур булмаса да, шуңа да карамастан, без көткән тулай продукция күләме 18 миллиард сумга якынлаша”,– диде министр.

Бу хакта тулырак безнең газетада укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев