Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмнәр дә сүндерттеләр

Саба авылында яшәүче Мәгдәнур абый Гатауллин хезмәттә дан казанган кеше.

Ул 1961 елдан токарь һөнәрен үзләштерә һәм улстанокта кырган детальләр чыдамлыгы белән аерылып тора, механизаторлар теле белән әйткән, килеп чыкмый. Бик озак еллар хезмәт итә. Мәгъдәнур абый 1980-1985 елларда 209нче Теләче сайлау округы буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты була. Хезмәттә күрсәткән уңышлары өчен III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә. Пенсия яшенә җиткәч тә, эшен ташлаттырмыйлар әле данлыклы токарьнең. Яше барып, хезмәтеннән бөтенләйгә аерылгач та, үзенә “хобби” тапкан ветеран ул Мәгъдәнур абый. Яшьрәк чагында хезмәттәше турында мәкалә яза ул һәм нишләргә белмичә, ертып ташлый. Кулына каләм алган икән, димәк, ул күңелендә язу сәләтен тойган. Эшкә күмелгәч, ул сәләт онытылып торган. Инде өлкәнәйгәч, эштән бушагач, ул сәләт яңадан өскә калкып чыкты. Яза башлады. Иң мөһиме, анда буа буарлык тормыш материалы бар. Үз башыннан кичергәннәрен яза. Шуңа эчтәлекле язмалары яратып укыла. Әгәр хәбәрче булып китмәсә, 80 яшендә болай хөрмәтләнер идеме икән ветеран. Район үзәк китапханәсендә юбилеена багышлап үткәрелгән чара бик мәгънәле, дулкынландыргыч килеп чыкты. Мәгъдәнур Һидият улына тәбрикләү сүзләрен үзе эшләгән оешма – “Саба МТС” җәмгыяте директоры Илшат Миннебаев, Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова; ”Саба таңнары” газетасының җаваплы сәркатибе Фәнил Мәүлетов, якташ шагыйрә Миннегөл Манихова, “Өлкәннәр” клубы җитәкчесе Габит Фәрхетдинов, Камил Галимҗанов җиткерде. Мәгъдәнур абый яшь чакларын искә төшереп, китапханәне яңгыратып тальян гармунында моңлы көйләр яңгыратты. Саба район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлзилә Нурмөхәммәтова “Гомерләр үтмәгән” (баянчы Искәндәр Вәлиев) җыры аша кичәгә ямь өстәде. Китапханәдә хезмәткәрләре юбилярга шәмнәр дә сүндерттеләр әле. “Безненң тормышыбыз Мәгъдәнур абый кебек кешеләр белән матур. Хезмәте белән хөрмәт казанган шәхес ул. Кырык беренче ел баласы баласы булса да, тормыш авырлыгы турында уфтанулы сүз әйтмәс. Алар сугышны бишектән ук тойган кешеләр. Язмаларында да ул чорның авырлыгын ниндидер вакыйгага төреп бирә дә, 41 ел икәннен дә онытасың. Тормышка бер үпкә сакламыйча яши ул. Шуңа без Мәгъдәнур абыйга сокланабыз, сәламәтлек, озак яшәвен телибез”,–диде үзәк китапханә директоры Ләйсән Билалова һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X