Сабада аеруча җылылык һәм күңел дулкыны белән өченче тапкыр «Мөмкинлекләр фестивале» уздырылды.
Сабада аеруча җылылык һәм күңел дулкыны белән өченче тапкыр «Мөмкинлекләр фестивале» уздырылды. Ул инде социаль учреждениеләр тормышында зур вакыйгага әверелергә өлгерде. Былтыр чара Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе-интернатында үткәрелгән иде.
Республикакүләм «Мөмкинлекләр фестивале» – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне социалҗләштерүгә, адаптацияләүгә һәм һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән төп чара. Ул «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Инвалидлыкның авыр формалары һәм менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен фестивале мәйданчыгы итеп быел Саба урта мәктәбе сайланды. Катнашучыларны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов сәламләде.
“Өченче ел рәттән «Мөмкинлекләр фестивале»н үткәрүебез бик сөенечле. Республикада инде 10 ел дәвамында «Абилимпикс» чемпионат хәрәкәте үсә һәм меңләгән кеше — укучылар да, студентлар да, белгечләр дә анда үз һөнәрләрен, үз белгечлекләрен таба. Алар эшкә урнаша, Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керә һәм безнең республиканы милли чемпионатта тәкъдим итә, ул гадәттә ноябрь аенда Мәскәүдә уза. Без өч ел элек : үзләрен яңа юнәлешләрдә сынап карарга теләгән тагын бер төркем яшьләр барлыгын аңладык. Һәм без шушы фестивальне башлап җибәрергә карар кылдык.
Быел инде 12 муниципаль районда фестиваль уздырыла, катнашучылар саны гына да 800 кешегә җитә (экспертларны, волонтёрларны исәпләмичә), ә гомумән алганда, 1000 нән артык кеше җәлеп ителгән. Бу фестивальнең үткәрелүенә без бик шат.
Бүген залда утырган егет-кызлар әлеге фестиваль кысаларында үзләрен тагын яңа өлкәләрдә сынап карарлар, бәлки, үзләре өчен яңа һөнәр яки яңа шөгыль табарлар дип ышанам. Әлбәттә, бу фестиваль сездә озак елларга истә калырлык матур тәэсирләр, хис-кичерешләр һәм күтәренке кәеф калдырыр дип өметләнәм.
Киләсе елда фестиваль тагын да зуррак, тагын да колачлырак булыр, катнашучылар саны да артыр дип ышанам. Бүген сезгә уңышлар телим: курыкмагыз, сынап карагыз. Янәшәгездә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган укытучыларыгыз бар, бүген дә алар сезгә булышачак, киңәшләрен бирәчәк”,– дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эмиль Гобәйдуллин. Аның сүзләре чараның лейтмотивына әверелеп, залны яктылык һәм могҗиза көтү хисе белән тутырды.
Катнашучылар «Сабын кайнату”, «Төймәләрдән рәсем ясау», «Пластилиннан рәсем ясау», «Пирография», «Фоамираннан түштамга ясау», «Балчыктан әвәләү», «Фетрдан эшләнмәләр», «Җыр сәнгате» һәм «Нәфис сүз” компетенцияләрендә үзләрнең һөнәри күнекмәләрен күрсәттеләр. Барлык мәйданчыкларда да дустанә, җылы мохит хөкем сөрде. Барысы да үз осталыкларын күрсәтү өчен күп көч куйдылар.
Фестиваль бүләкләү тантанасы белән тәмамланды: барлык катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әмма төп бүләк – кәгазь түгел, ә зур һөнәрләр дөньясының бер өлеше булу мөмкинлеге. Бу чара янәдән шуны дәлилләде: тормышта мөмкин булмаган нәрсә юк.


Нет комментариев