Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Дочка”ны онытасым юк
Сугыштан соңгы еллар. Колхозда “Дочка” кушаматлы кызгылт төстәге ат бар иде. Мин аны мәктәптә алты ел укып, болында атлар көткәннән алып беләм. Бик тә холыксыз. Башкалардан аерылып йөри, янына барсаң, ыҗгырып тешләргә килә, тибенә. Ул вакытта кышын колхоз техникасына ягулыкны Шәмәрдәннән атлар белән ташыйлар иде. Мин дә шул эштә. Бервакыт конюшняга соңаруым аркасында миңа җигәргә “Дочка” калган булып чыкты.
-
Мең рәхмәт, Гөлсинә!
Яңа Мичән авылында яшәүче Гөлсинә Мөбарәкова турында язып үтәсем килә. Яп-яшь, акыллы кызның килен булып килгәненә дә 25 ел булды. Ишле зур гаиләгә иң яшь бишенче килен булып төшүе дә бик җиңел булмагандыр. Ул хәзер бөтен туганнарны капканы киң итеп ачып, ачык йөз белән каршы алучы кеше. Кечкенә чагыннан бөтен эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән, уңган-булган киленебез ул безнең.
-
Яшьтәшемне юксыну
Без яшьтәшем Нәкыйп белән Чулпыч чирәмендә әүмәкләшеп уйнап үстек. Мәктәптә бер партада утырдык. Җиденче сыйныфны тәмамлау белән, колхоз җитәкчеләре икебезне дә кәнсәләргә чакырып алдылар да, түләүнең әйбәт булачагына ышандырып, сарык көтүе тапшырдылар. Иртән 450 сарыкны санап чыгаралар да, кичен санап алалар. Малларны исән-имин аранга ябу безнең өчен зур бәйрәм була иде. Көтүнең авырлыгын иңенә көне буе чыбыркы асып йөргән кеше генә белә. Исеме дә “көтү” бит. Анда вакыт ташбака тизлеге белән генә үтә.
-
Сатыш мәдрәсәсендә укыган якташыбыз
Аның портреты Татарстан Дәүләт Советы бинасына куелган. Кем соң ул күренекле якташыбыз Рәүф Сабиров? Ул Мамадыш өязенең Айдар (хәзерге Теләче районы) авылында 1894 елның 10 декабрендә дөньяга килә. Башта авыл мәктәбендә белем ала, 1909 елда әтисе аны даны тирә-якларга киң таралган Сатыш мәдрәсәсенә күчерә. Тормыш хәлләре авырлашкач, 16 яшьлек Рәүф җәй көне эш эзләп, авылын калдырып, чыгып китәргә мәҗбүр була.
-
Рәйсә апа, дия идек...
Әйе, без аңа барыбыз да якын итеп, олы хөрмәт белән “Рәйсә апа” дип мөрәҗәгать итә идек. Кызганыч, быелдан ул безнең арада булмаячак инде. Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиева 1931 елның 10 декабрендә Байлар Сабасы авылында дөньяга килә. Сигез яше тулгач, мәктәпкә бара, ләкин аңа тынычлап укырга мөмкин булмый. Бөек Ватан сугышы башлану белән, әтисе фронтка китә. Әниләре алты бала белән кала, яшәү өчен көрәш башлана. Черегән бәрәңге, алабута, кузгалак җыеп ашау - боларның барысы да эләгә аңа.
-
Дуслар, фикердәшләр булдылар
“Саба таңнары” газетасының узган елгы 23 декабрь санында Шәмәрдән урта мәктәбендә озак еллар дәвамында директор вазифаларын башкарган Шәүкәт Әнвәр улы Хәмзинның вафаты турында кайгынамә укыгач, күңелем тулып, кулга каләм алдым. Быел сигезенче дистәсен түгәрәклисе булган. Кайгынамәдә Шәүкәт Хәмзинның үз эшенең остасы, ярдәмчел булуы турында языла. Ул минем ирем Кави Байкиев белән бер чорда эшләде. Шул уңайдан күңелдә тирән эз калдырган, һич тә онытылмаслык бер көнне искә алыйм әле.
-
Бии беләсеңме?...
Газиз татар милләтебезне саклауда әдәбият, дин һәм гореф гадәтләребез белән беррәттән, сәнгати чараларның әһәмияте зур булуын, шәт, беркем дә инкяр итмәс. Республикабызда җыр жанрында иҗат итүче артистларыбыз артканнан-арта бара. Сыйфат ягын тәнкыйтьләүчеләр булса да, җырласыннар алар, йөрсен халык концертларга, ишетсен татар сүзен, татар көенең моңын. Шулай рухын баетсын.
-
Чын тарихны Илдар кебекләр белә
Тарихчылар Юлбат авылы егете Илдар Сафинны районда һәм республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә яхшы беләләр.
-
Гармун язмышы
Саратский яшел гармун, Көмеш кыңгыраулары... Фатих Кәримнең шушы шигыре миңа һич тынгылык бирми, әтиемнән калган гармун хакында язарга өнди.
-
Уртак максатлар белән эшлибез
Быел Курсабаш авыл җирлегендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат мәктәбе ачылды. Заманча җиһазландырылган, кадрлар белән тәэмин ителгән мәктәптә барлыгы 68 бала белем һәм тәрбия ала. Алар әлеге мәктәптән ерак булмаган Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортыннан килеп укыйлар, ятып кына торганнарны укытучылар үзләре барып укыта. Әлбәттә, аларның мәктәп программасы сәламәт балаларныкыннан нык аерыла. Әлеге программа балаларның аң дәрәҗәләрен үстерү, тиешле өстәмә белем бирүгә юнәлдерелгән.
-
Соңга калмыйк!
Мәгълүм булганча, инде сентябрь аеннан ук газета-журналларга язылу кампаниясе башланды. Мин үзем иң элек 90 еллык тарихы булган районыбыз елъязмасы “Саба таңнары”на язылам. Ник дигәндә, 60нчы еллар ахырыннан, мәктәп елларыннан ук район газетасын яратып укып кына калмадым, анда үземнең язмаларым белән әлегә кадәр еш катнашып киләм. Шул еллардан бирле газетаның эчтәлеге дә, бизәлеше дә шактый үзгәрешләр кичерде, исемнәре дә алышынды,чөнки газетага алгарышка заман белән бергә атларга кирәк. Тик нинди генә үзгәрешләр кичермәсен ул барыбер районның тугърылыклы елъязмасы, көзгесе булып калды.
-
Мәңге онытылмас Суслонгер
Без, сугыш башлангач туып, әтиләребез сугышка китеп, хәбәрсез югалган кешеләрнең балалары да, 79 яшькә җиттек. Гомер узган саен, бер мәртәбә дә әти дип әйтә алмаган, аларның йөзләрен күрә алмаган, язмышларын белә алмаган кешеләр булганлыктан, матбугаттагы һәм китаплардагы язмаларны укып барырга тырышабыз. Бәхеткә каршы дип әйтимме, быел Саба һәм Теләче районы ветераннарын, бер төркем кешене, Мари илендәге Суслонгер дигән җиргә сәяхәткә алып бардылар. Төркемгә Саба районы ветераннар советын җитәкләгән Расих Хәсән улы (бу яхшылыгы өчен аны Ходай Тәгалә җәннәт белән сөендерсә иде) мине дә керткән иде.
-
Һәрвакытта кирәк сез!
Дөньяда иң мактаулы һәм игелекле һөнәр ияләре кем дип сорасалар, һич икеләнмичә - ак халатлы шәфкать ияләре, дияр идем. Тәүлекнең 24 сәгатендә дә алар безнең сәламәтлек сагында. Хастаханәгә төрлебез төрле хәлдә киләбез, тиешле дәва алгач, Ходай рәхмәте белән үз аякларыбызда сөенеп кайтып китәбез. Табиблар янында эшләүче санитаркалар, җыештыручылар, авырып ятучылар өчен тәмле аш-су әзерләүчеләр дә игелекле эш башкаралар. Хасталанып ятучы кешегә бер кашык су йоттыру да саваплы эш санала.
-
Йөзләрендә аның кояш нуры...
Фельдшер Эльмира Зарипова турында әнә шулай диләр авылдашлары. Шифалы куллары белән генә түгел, нурлы йөзе, ягымлы сүзе белән дә дәвалый белә ул.
-
Хәрби паек ачлыктан коткарган
Туган ягыбыз тарихын тирәнтен өйрәнгән вакытта, миңа нәселләре белән төп Байлар Сабасыныкы булып яшәгән, хезмәт юлын шунда башлап олы яшькә җиткән кешеләр белән якыннан танышырга туры килә. Шуларның берсе апалы-энеле Фатыйма һәм Сәгыйть Гариповлар. Аларның нәсел ырулары борын заманнан гел бер нигездә яшәгәннәр. Әтиләре Гариф – 1901, ә әниләре Галим кызы Бибитайфә 1908 елда туган. Фатыйма апа үзе 1931 елның 25 апрелендә дөньяга килә, Сәгыйть абый 1937 елгы.