16 апрель 2021 яңалыклары
-
17 апрельгә һава торышы
17 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә 0..+5°, көндез +13..+18° градус җылы булачак.
-
«Халык көйләрен иң яхшы башкару» конкурсы
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 15 апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлегенең баян классының 1-2 сыйныф укучылары арасында «Халык көйләрен иң яхшы башкару» дигән конкурс оештырылды.
-
Россия туристлары гамәлдән чыгарылган юллама акчасын кире кайтара алачак
Акча 2020 елның 31 мартына кадәр төзелгән килешүләр буенча түләнә.
-
Иҗат үзәге белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен кызыклы чаралар оештырды
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба интернат-мәктәбендә Иҗат үзәге белгечләре һәм педагоглары балалар өчен төрле төрдәге чаралар оештырды. «Сынлы сәнгать» һәм «Декоратив-гамәли сәнгать» юнәлешләре буенча, балалар күңел биреп ясаган эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Конкурста җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырылды. Шулай ук музыка яратучылар өчен “Көйне таны” музыкаль-мавыктыргыч уен да үткәрелде. Уенда 4 команда көч сынашты, алар музыка өлкәсендә үзләренең көчләрен сынап карадылар. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч барды. Барлык катнашучылар Дипломнар белән бүләкләнде.
-
Райондашыбыз – “Илаһи моң” иясе
Россия ислам институты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган халык авыз иҗаты һәм милли-рухи ядкарьләребезне башкаручыларның төбәкара «Илаһи моң» бәйгесе төгәлләнде.
-
Татарстанлылар 2022 елда төзекләндерү өчен ишегаллары һәм җәмәгать урыннарын сайлаячак
26 апрельдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана. Хәзер, җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнәчәк топ-200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында өстенлекләрне сайлый алачак.
-
Мамалай авылында яшәүче Сәвдия Заһидуллинага - 90 яшь
Мамалай авылында яшәүче Сәвдия Заһидуллина 90 яшь тулу уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлавын кабул итеп алды.
-
Россия Хезмәт министрлыгында май аенда өстәмә яллар алу мөмкинлеге турында сөйләделәр
Май бәйрәмнәре 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Мичән мәктәбендә якташлар очрашуы
Мичән җирлегенә кергән Керәнне авылы зур түгел. Халык саны йөздән аз гына артык. Шушы кечкенә генә авылның республикада танылган шәхесләре байтак.
-
Хыяллар чынга аша
Татарстаныбызда яшь буынны сәләтле итеп үстерү өчен бар мөмкинлекләр булдырылган. Яңа ел алдыннан «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия проекты «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе оештырды. Бу сайтка язып төрле төбәкләрдәге балаларның хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Мондый балалар арасында кечкенәдән пианист булырга хыялланган Байлар Сабасында яшәүче Наилә Сәфәрова да бар.
-
Җиде ишегалды төзекләндереләчәк
Республикада “Безнең ишегалды” проекты дәвам итә. Татарстан Президенты программасы буенча комплекслы төзекләндерү 2021 елда 1074 йортта башкарылачак. Республика ишегалларында ремонт эшләре апрельдә башлана. Быел ремонтланачак ишегалларының адреслары dvor.tatar сайтының төзекләндерү картасында урнаштырылган.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары "Йолдызлар-иртәгә" республика иҗат конкурсының гала-концертында катнашты
15нче апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалыннан тынлы уен кораллары бүлеге укучылары Пстыгин Никита һәм Масгутов Ильяс укытучылары Фәтхуллин Айдар Альберт улы җитәкчелегендә Буа шәһәрендә үткән "Йолдызлар-иртәгә" яшь музыкантлар республика иҗат конкурсының гала-концертында катнашты.
-
«Ак Барс» җиденче уенда җиңелде һәм Казан хоккейчылары өчен сезон тәмамланды
«Ак Барс» — «Авангард» уеннары сериясе 3:4 хисабына тәмамланып, «Ак Барс» Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калды.