#Саба90 рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кооперация сәхифәләре
Сабада сәүдәгәрләрнең кооперативларга берләшү тәҗрибәсе район оештырылганчы ук булган. Бу зарурлык 1926-1927 елларда үзен аеруча сиздерә. Кооператив сәүдә булдыруга Хәсәнша Хаҗиәхмәтов сизелерлек өлеш кертә. Сабада һәм авылларда кооперациягә әгъзалар тарту эше киң җәелә. Пайчылар җыелган акчага кибетләр салына башлый. Кооперациягә беренчеләрдән булып Сабабаш, Тенеки, Тимершык, Яңа Мичән авылларында яшәүчеләр керә.
-
Минем дә өлеш бар
Мин Саба районы оештырылган 1930 елда, август аенда дөньяга килгәнмен. Әтием Зиннурга, әнием Сәрбиҗамалга өч ул булганбыз. Мин – иң кечесе. Бик авыр заманда үстек. Тамакның беркайчан да туйганы булмады, черегән бәрәңге, алабута ипие ашаган буын бит без. Әниләр, күпмедер булган ризыкны да, безнең авыздан өзеп, салым түләргә мәҗбүр ителгән иде. Вакытында түләмәсәң, агентлар өйдән эзләргә үзләре килә.
-
Районның мәдәни үсеше
Районыбызның мәдәни тормышы ярты гасырдан артык чорда нигездә төп ике төр эшчәнлектән – китапханәләр һәм клублар (мәдәният йортлары) хезмәтеннән гыйбарәт. Музейлар узган гасырның 90 елларында гына тулы канлы тормыш белән яши башлыйлар. Сабада беренче китапханә Советлар хакимиятенең беренче елында ук барлыкка килә. 1918 елда авыл активисты Шәриф Галиев итче сәүдәгәр Гали Нуриевның таш келәтендә китаплар туплап, халыкка беренче мәдәният хезмәте күрсәтә башлый.
-
Сәламәтлек саклау тарихы
Район үзәк хастаханәсенең XIX гасыр ахырларына барып тоташкан бай тарихы бар. 1881 елда Завод-Нырты авылында йогышлы авыруларны сихәтләндерү өчен беренче хастаханә ачыла. Баш табиб вазифаларын Михаил Александрович Николаев башкарган. Шекше авылында да фельдшерлык пункты булган.
-
ЮБИЛЕЕҢ БЕЛӘН, САБА - ЙОРТ!
Хөрмәтле сабалылар, якташлар, кайткан кунаклар! 2020 ел зур юбилейлар елы булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә – 100 ел тулуны билгеләп үттек. Инде вакыт безне V-VI гасырлар элек иҗат ителгән “Идегәй” дастанына кергән бай тарихлы Саба районы оештырылуга 90 ел тулу юбилеена якынлаштырды.
-
Мәгариф: кичә һәм бүгенге
Революциядән соң партия һәм хөкүмәт тарафыннан халык мәгарифен үстерүгә, балаларга аң-белем бирүне җайга салуга зур әһәмият бирелә. Авылларда совет мәктәпләре ачыла. Белем бирү өчен мәктәп бинасы булмаганлыктан, сәүдәгәрләр һәм бай йортларыннан файдаланганнар. 1922 елда Шәмәрдән бистәсендә кечкенә генә йортта урнашкан мәктәптә беренче кыңгырау шалтырый. Беренче укытучылары – Константин Яковлев. 1924 елда балалар аз булу сәбәпле, мәктәп ябылып, кабаттан 1928 елда гына ачыла.
-
Авыл хуҗалыгы – икътисадны әйдәүче тармак
Саба районы икътисадында гаять мөһим роль уйнаучы тармак, әлбәттә, авыл хуҗалыгы. 1929-1930 елларда якынча мәгълүматларга караганда, Сабаның үзендә генә дә 20 сәүдәгәр һәм кибет тотучы, 15 савыт-саба ясаучы, 11 көмешче, 8 такта яручы, 5 тире эшкәртүче, 11 тегүче, күпсанда балта осталары, умартачылар булган. Билгеле инде, күпчелек, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән.
-
Якташыбыз котлый!
Айрат Вәлиев, техник фәннәр докторы, профессор, Казан дәүләт аграр университеты ректоры (Көек авылында туган).
-
Районның тарихы данлы, горурланырлык
1930 елның августына чаклы Саба районы биләмәсе вак волостьлардан торган. Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының (ВЦИК) 1930 елның 10 августындагы карары нигезендә, ТАССРда оештырылган 33 район исәбендә (аңарчы 1927 елда оештырылган 7 район гына була) Саба районы да төзелә. Ул, Мамадыш һәм Арча кантоннарындагы Саба (тулысынча), Мамалай (ике торак пунктыннан кала барлык авыллары), Әбде (26 авыл), Теләче (31 авыл) һәм Чүриле (14 авыл) волостьларын эченә алып, 113 авылны, 8 пүчинкәне, 4 колхозны берләштерә.
-
Саба районы оештырылуга 90 ел
Хөрмәтле якташлар, Саба ягын үз итүчеләр! Агымдагы елның 10 августында Саба районы оештырылуга 90 ел тула. Бу – шушы төбәктә яшәүчеләрнеке генә түгел, әти-әнисе, әби-бабасы Саба төбәгендә туган, кан-кардәшлек, туганлык җепләре белән бәйләнгән кешеләр өчен дә бәйрәм.