Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сабалылар да булышты
Күп балалалы әни буларак, миңа социаль түләүләр алыр өчен кирәкле документларны җыю буенча төрле органнарга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шөкер, моңа кадәр җитәкчеләр һәм безнең бу мәшәкатьләргә битараф булмаган игелекле кешеләрдән гел кайгырту һәм хуплау табып килдек. Документ эшләре белән сезнең районга да берничә тапкыр бардым.
-
Яхшылык һавада эленеп калмый...
Быел Сатыш авылы өлкәннәрен район хастаханәсенә диспансерлаштыруга алып бардылар. Моңа барыбыз да бик шатланып риза булдык. Шулай коридорда чират көтеп утырганда, янымдагылардан кабул итүче табиб кем дип кызыксындым. «Бик әйбәт яшь кыз бала»- дигәч, җанга рәхәт булып китте. Өлкән кешегә күп кирәк мени, бер җылы сүз дә йөрәккә шифа булып ята бит.
-
Ишек ватканда ул булмаган
Үсмер чак, борынга кызлар исе кергән. Һәдияләрдә аулак өй икәнен ишеттек тә, бер төркем егет-малайлар шунда киттек. Әтисез үскән өч кызның йорт-җире мактанырлык түгел иде. Ишек шакыйбыз, тәрәзә чиртәбез – кертмиләр генә бит. Беребез катырак тарткан идек, келәсе ычкынган ишек ачылып та китте. Шау-шу купты. Безне әрлиләр, куалар, иртәгә авыл Советына әйтәбез, ишекне ватып кердегез, диләр. Аулак өйнең яме китте, таралыштык.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә...
Мәгълүм булганча, 2019 ел Россиядә театр елы буларак игълан ителгән иде. Шул уңайдан лицеебызда узган уку елыннан башлап төрле чаралар оештырылып килә. Әйтик, Театр елына багышланган республикакүләм иҗади фестивале Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары һәм районыбызның татар теле, музыка, рәсем, технология укытучылары катнашында узды. Фестиваль актлар залында укучыларыбыз чыгышы һәм кунаклар белән танышудан башланды.
-
Иман нуры таралсын
Безнең Йосыф Алан һәм Калатау авылларыбыз районыбызның иң гүзәл табигать кочагына урнашкан. Шушы ямьле төбәгебездә яхшы күңелле, иманлы кешеләр яши.
-
Капка төбе бәйрәме
1992 елның 8 феврале кичендә телевизордан Капка төбе бәйрәме күрсәттеләр. Методист буларак, андый мәдәни чараларны караганда, мәдәният хезмәткәрләре семинарында яңа формалар тәкъдим итәр өчен, теркәп куйгалый идем. Тик бәйрәмнең кайсы районда оештырылганын язмаганмын.
-
Китап сөючеләргә бүләк
Кукмара районы Чуллы авылы китапханәсендә Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саба районында яшәп иҗат итүче әдип Гөлсинә Галимуллина белән очрашуда катнашырга насыйп булды. Ул әдәбият сөючеләргә “Мәхәббәт аланы”, ”Ак бураннар аша”, ”Күгәрчен оя корганда” дигән һәм башка китаплары аша таныш. Һәр әсәре бай эчтәлекле, тирән уй-кичерешләр белән сугарылган,укучыны уйланырга мәҗбүр итә, бер үк вакытта якты өметләр дә уята.
-
Бәхетле картлык
Бу язмамны “Бәхетле картлык” дип атар идем. Чөнки яшьлек елларыбызны искә алсак, аны бер дә сагына торган түгел. Мин 1942 елда туганмын. Без – сугыш чоры балалары, бар эш кул көче белән башкарылган авыр чорда үстек. Ул заманны хәзерге тормыш белән чагыштырып карыйм да, хәйран калам.
-
«УРЫН ТҮГЕЛ, ГАДЕЛЛЕК КИРӘК»
Исәнмесез, хөрмәтле редакциясе хезмәткәрләре. Мин- 62 яшен тутырып килүче өлкән буын вәкиле, газетагызны күп еллар укып килсәм дә, беренче тапкыр кулыма каләм алып хат юлладым. Чөнки газетагызда чыккан “Җиңәргә дип килгәннәр” дигән мәкалегез күңел яраларын кузгатты.
-
КҮҢЕЛ АЗДАН ДА БУЛА
Районыбызда 2000 елдан бирле уздырылучы 50 ел бергә гомер итүчеләрне хөрмәтләү кичәсенә быел без дә чакырылдык. Гомер кай арада үткән, алтын туебызга килеп җиткәнбез бит. Кичә буласы бинаның ишек төбәннән ачык йөз белән каршы алулары, ризык белән сыгылып торган өстәл артына алып килеп утыртулары ук күңелгә ятышлы булды. Ә хезмәтеңне барлап һәм зурлап, мактауларын ишетүдән үзеңне эшең бушка китмәгән кеше итеп тоясың икән.
-
Искә төшерсәң дә тәннәр чымырдый
Сугыштан соңгы еллар. Әни күрше Шәһидә апалардан аштан чыкты да, исе китеп әтигә Шәһидә апаның ак оннан токмач басуы турында сөйли. Казанда яшәүче Мәймүнә апасы ашка он табып алып кайткан икән. (Шунысы да мәгълүм булсын – Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев Мәймүнә апаның кияве). Ул чорның авырлыгын, юклыкны искә төшерсәң дә, тәннәр чымырдый.
-
Башта үзебез дә ышанмадык
Безнең Тенеки авылындагы Бишбалта урамы зур түгел, анда нибары 7 хуҗалык яши. Урамыбыз бик начар, язын-көзен, гомумән, йөри торган түгел иде. Каты авырулар булса, аның янына “Ашыгыч ярдәм” машинасы барып җитә алмады. Быел яз көне янгын чыгып, бер шәхси хуҗалыкта каралты-кура янды, утны сүндерергә янгын машинасын ике трактор тартып алып керде.
-
Хәбибә Сабантуе
«Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк» дигән әйтем бар татар халкында. Без дә үткәнебезне барлау, туганнарны күрештерү, яңа буынны таныштыру нияте белән үзебезнең әби-бабаларыбызның туган нигезе булган Мәртен авылына 5нче тапкыр буыннар очрашуына җыелдык. Без аны карт әбиебез истәлегенә «Хәбибә Сабантуе» дип атыйбыз.
-
Мишәгә пароход килгән
Элек, электр юк заманда Мишә елгасында Кече Шыңарның Аллаһ Тәгаләнең рөхсәте, кешеләрнең акылы белән корылган су тегермәне бар иде. Ничәмә еллар ике ташы белән көне-төне ничә йөз тонналар бөртекне онга әйләндереп авыл халкына игелекле хезмәт итте ул, Тегермәнче Гомәр абый өенә дә сирәк кайта, ашарына җәмәгате төшерә иде.
-
Акча тотсаң, кулыңны ю
Безнең күршедә бик тә булдыклы ялгыз хатын яши. Ничә еллар инде мул сөтле сыер асрый. Бар күрше-тирәләрне сөт белән тәэмин итә. Беркөнне мин дә иртән, өч литрлы банка тотып, күршемә кердем.